Сарман районында Гаилә көне

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

15 майда Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм-тормыш нигезе, ә балалар–көзгесе” Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин кунакларны һәм катнашучыларны гаилә көне белән котлады. Чара барышында район башлыгы районның хезмәт династияләрен, «Минем гаиләм - минем байлыгым» темасына гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Республика рәсем конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны, "Татар малае, татар кызчыгы – 2023"конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләде. Чара «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы, педагог һәм остаз елы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International