15 майда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Минем гаиләм-минем байлыгым»темасына мәгариф оешмалары укучылары арасында рәсем конкурсының район этабында иң яхшы катнашучыларны бүләкләделәр. Рәсем конкурсы Халыкара гаилә көненә багышланды.
Район этабы нәтиҗәләре буенча 9 җиңүче билгеләнде, шуларның өчесе 1 урынны алды һәм аларның рәсемнәре Казанга республика этабына җибәрелде. Җиңүчеләрне сайлау бик авыр булды. Барлык эшләр дә кызыклы, аларга һәр бала үз гаилә карашын салган.
Балаларны бүләкләре белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева, Чистай районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Гатауллина, балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Бикмуллина котладылар.