Баулы районында гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Ел саен 15 май - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәм менә инде 29 нче тапкыр бу көнне дөнья Гаиләне данлый.

Бу бәйрәм көнендә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең теркәү залына күптән түгел балалары туган гаиләләр һәм беренче паспортларын алган балалар чакырылган иде.

Айнур һәм Анастасия Сафиннар гаиләсендә беренче уллары Адиль туа. Сергей һәм Ирина Алексевлар гаиләсендә дүртенчегә кызлары Антонина туа. Илфат һәм Лилия Таҗетдиновлар гаиләсендә дә дүртенче бала, уллары Таһир туа. Наил һәм Роза Шакировлар гаиләсе кызлары Айлина тугач күп балалы гаилә статусын ала. Марат һәм Эльмира Гәрәевлар гаиләсендә дүртенче бала туа, аңа әти-әнисе Әмир исемен бирә. Бәхетле ата-аналарны Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина котлады һәм туу турында таныклык тапшырды.

Бу көнне ГХАТ бүлегендә Гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан яшь баулыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Документны тапшырганда Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснөллина яшьләргә Россия патриотлары булуларын теләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International