ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Килгән кунакларны олы бәйрәм белән авыл җирлеге җитәкчесе Парамонова С.А. котлады. 
8 нче май Бөек Җиңү көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бриллиант” парлар – Федор Павел улы һәм Вера Александр кызы Алексеевлар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар барышында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 14 яшьләрен тутырган яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. 
Түбән  Кама районы ГХАТ идарәсендә  агымдагы елның 8 нче май көнендә “Бөек Җиңү утын йөрәкләрдә саклап”  дип исемләнгән бәйрәм тантанасы булып узды. 

2015 елның 8 маенда Чистай ЗАГС бүлегендә игезәкләр- Матвей һәм Даниил Фроловлар тууы теркәлде. Хәзер аларның әти- әниләре күпбалалы гаиләгә әверелде.

Олег Газмановның «Вперед, Россия!» исемле яңа клибы илебезнең җиңүләренә багышланган.

2015 елның 7 нче маенда Бөек Жиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм шәһәребезнең 78 нче урта мәктәбе белән берлектә "Җиңүчеләр буынына багышлана" исемле бәйрәм программасы булып узды. 

Бүгенге көндә Баулы районында 901 төрле категорияле ветераннар бар: тыл хезмәтчеләре, сугышта катнашканнарның тол калган хатыннары, концлагерь әсирләре, Ленинград камауында булганнар. Турыдан туры сугышта катнашканнарның саны 37 генә. Ветераннар район Башлыгы белән бик җылы һәм иркен мөнәсәбәтләрдә аралаштылар, авыр вакытларны искә төшерделәр, үзләре өчен әһәмиятле булган проблемалары турында сөйләштеләр.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Г.Е.Емельянов  үзе катнашты. Обелиск тирәсендә сиреньнәр аллеясы утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International