2015 елның 8 май көнендә ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең һәм районыбызның 10 һәм 5 нче урта белем бирү мәктәпләренең 4 нче, 5нче сыйныф укучылары белән шәһәребезнең атаклы мөгаллимәсе Исмәилова Наҗия Саит кызы белән “Сугыш балалары – Бөек җиңү балалары” дип исемләнгән очрашу узды. Наҗия Сәит кызы Исмәилова үзенең бәхетле бала икәнлеген азсызыклап үтте. Ул моны бер нәрсә белән аңлата: бу авыр сугыш еллары аны түземле булырга, көчле һәм эш сөючән булырга өйрәтте ди. Укучылар Наҗия апа Сәит кызына үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сугыш темасына багышланган шигырьләрен укып үттеләр. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары тырышлыгы белән ясалган рәсемнәрдән “Безнең җиңү” дип аталган фото-күргәзмә оештырылды. Бу очрашу барлык килгән укучыларда да бик тирән хисләр уятты.