Бүгенге көндә Баулы районында 901 төрле категорияле ветераннар бар: тыл хезмәтчеләре, сугышта катнашканнарның тол калган хатыннары, концлагерь әсирләре, Ленинград камауында булганнар. Турыдан туры сугышта катнашканнарның саны 37 генә. Ветераннар район Башлыгы белән бик җылы һәм иркен мөнәсәбәтләрдә аралаштылар, авыр вакытларны искә төшерделәр, үзләре өчен әһәмиятле булган проблемалары турында сөйләштеләр.