8 нче май Бөек Җиңү көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бриллиант” парлар – Федор Павел улы һәм Вера Александр кызы Алексеевлар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын билгеләп утәләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Хезмәт стажлары икесенә 90 елдан артык. Гаилә хезмәт ветераны исеменә лаек. Алексеевлар гаиләсе өч бала тәрбияләп устергән, 6 онык һәм 9 оныкчалары сөендерә. Өйләрендә һәрвакыт бер-беренә мәхәббәт һәм хөрмәт яши. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Загитова Р.Ш. җылы сүзләр белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы А.В.Тыгиннан рәхмәт хаты һәм баллы бүләк тапшырды.