Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар барышында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 14 яшьләрен тутырган яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән иң яхшы укучы, активист булып исәпләнгән өч кыз һәм ике егет Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында узган әлеге тантана вакытында паспортка ия булдылар. Рәсәй Федерациясе гимны яңгыраганда да, утны-суны кичкән ветераннарның яшьләргә булган киңәшләрен тыңлаганда да, яшүсмерләр бик нык дулкынланды. Түбән Кама районындагы Федераль миграцион хезмәтенең капитаны Галина Багаутдинова үз чиратында, укучыларга төп документлары булган паспортларын тапшырганда, егет һәм кызларның безнең йөзләргә кызыллык китермәүләренә зур ышаныч белдерде. Паспорт тапшыру чарасының Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үткәрелүе үзе үк яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһим бер юнәлеше булып тора.