Бәйрәмгә үзләренең 50 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үтүче юбилярлар Мирумянц Серен Осип улы һәм Елена Григорий кызы, Балтиннар Валерий Зарип улы һәм Тамара Михаил кызы, Гизатуллин Харис Гиният улы һәм Шаймуратова Кафия Шайдулла кызы, Булыгиннар Анатолий Иван улы һәм Тамара Никита кызы, Маркиннар Станислав Сергей улы һәм Земфира Николай кызы да чакырылган иде. Алар каршында мәктәпнең иҗат коллективы чыгыш ясады, ГХАТ бүлеге хезмәткәре аларны истәлекле көннәре белән котлады һәм Казан шәһәре Мэры исеменнән акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч узды. Мәктәпнең су асты флоты музеена экскурсиядән соң юбилярларны бәйрәм табыны артына чакырдылар.
Бәйрәм истәлеге итеп юбилярларга бергә төшкән фотосурәтләр да тапшырылачак.