Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 8 нче май көнендә “Бөек Җиңү утын йөрәкләрдә саклап” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы булып узды. Әлеге чарага менә инде 60 елдан артык катлаулы, сикәлтәле тормыш юлыннан бергә атлап, сугыш чорының утларын –суларын кичеп, бер-берсен яратып , хөрмәт итеп яшәүче ветераннар гаиләләре чакырулы иде. Алар белән бергә бәйрәмгә ветераннарның балалары, оныклары, оныкчыклары да килде. Шульпиннар, Әхмәтҗановлар, Журавлевлар гаиләләрен котларга дип Түбән Кама районы Ветераннар Советы җитәкчесенең урынбасары Альбина Адылева, Түбән Кама районы МБУ “ДЕЗ” оешмасының җитәкчесе урынбасары Тимур Гареев, Десантчылар Советының әгъзалары да килгән иде.
Тантанада катнашучыларны иң сокландырганы ветераннарның бер-бересенә карата җылы мөнәсәбәте, гаилә учагын менә инде 60 елдан артык сүндерми-сүрелдерми саклый ала белүләре, бер-берсенең күз карашыннан ук аңлаша алу сәләте булды. Зәкәрия Шарипович белән Мәрьям Юсуповна Әхмәтҗановларның, Кронидт Киколаевич белән Галина Тихоновна Шульпиннарның, Николай Гаврилович белән Тамара Николаевна Журавлевларның исемнәре Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде, аларның барсына да чәчәк бәйләме һәм бәйрәм бүләге тапшырылды. Альбина Николаевна исә, ветераннарны бәйрәм белән котлап, алар белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәмдә очрашырга насыйп булсын дигән теләк теләде.