Алабуга районы Яковлево авылында 2015 елның 6 маенда “Җиңү утын” каршы алу булып узды. Килгән кунакларны олы бәйрәм белән авыл җирлеге җитәкчесе Парамонова С.А. котлады. Сугыш һәм тыл ветераннарына сугышта җиңү символы булган Георгий тасмалары һәм ТР Президенты котлаулары җиткерелде. Тыл ветараннары ахырдан сирень агачлары утырттылар.