Баулы ГХАТ бүлегендә Сәбитовлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Бәйрәмдә икенче балалары туган 10 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Россельхозбанк” вәкиле Илшат Самигуллин катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 58 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балаларның концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда яңалык буларак балалар коляскасы парады булып үтте.
5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае хезмәткәрләре өчен Россия көнендә – 12 июнҗдә – эш көне. 52 пар туй көнен нәкъ 12 июньгә сайлаганнар. Тантаналар сараеның өч залы сәгать 9дан 18гә кадәр эшләячәк. Узган 2014 елның 12 июнендә 39 пар кавышкан булган.