ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
14 июньнән "Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында һәр якшәмбе иртән йога белән шөгыльләнү дәресләре башлана.

9 нчы  июнь көнне  Әгерҗе  районы  пенсионный  фонд  идарәсендә  алты  яшь   бәхетле  парга  ана  капиталы  тапшырылды.  ЗАГС  идарәсе  начальнигы  Гусманова  Лилия  Саим  кызы  монда  катнашкан  әниләрне  көтеп  алган  бәбиләре  белән  котлап  аларга  бүләкләр  тапшырды.

Шәһәр халкының күбесе әлеге  акциядә катнашып, балаларга йөрәк җылысы һәм изгелек бүләк итте. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарада читтә калмадылар, балаларны искиткеч матур, күңелле бәйрәмнәре белән котладылар. Алар тарафыннан бүләк ителгән йомшак уенчыклар сабыйлар күңеленә хуш килде.


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
6 июньдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар һәм яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.
Югары Ослан районында күптəннəн мондый артуның булганы юк иде,  8 июнь көне Югары Ослан үзәк район хастәханәсенең  бала тудыру бүлегеннəн  бер юлы 3 яңа туган сабыйларны: Михаил  Кутузов, Никита Муравьев һəм Елизавета Яшанованы тантаналы төстə бала тудыру йортыннан өйлəренə озаттылар.
2015 елның 6 июнендә Бөгелмә шәһәрендә милли “Сабан туе-2015” бәйрәме уздырылды.  Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

7
июнь, 2015 ел
якшәмбе
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында  иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.
“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр.
Бикколлылар Сабантуйны быел да көтеп алдылар. Әле бәйрәмгә берничә көн кала  авыл урамнары буйлап мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар уен-җырлар белән бүләк җыйды, күпләр иганәчелек ярдәме күрсәтергә ашыкты. Бәйрәмдә соңгыларына  авыл җирлеге башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм – халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур тантана. Бик күп төрле конкурсар, спорт уеннары, концертлар булды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов  2015 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәре белән тәбрик итте, һәм бөтен кешегә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International