ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Баулы яшь гаиләләре, максаты - балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю булган “Гаилә сакчысы" хәйрия акциясендә катнашалар. Уртак тормыш юлларын  шундый изге эшләр белән башлаган  Рөстәм һәм Алия Фазуллиннарга бәхетле тигез тормыш телибез!

Дәүләтшиннарга, Арслановларга һәм Лотфуллинарга  Березка авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды  белгечләре  2015 нче елның 11 июнь көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 4 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.

Ул быел шау-шулы, бик күңелле узды. Бәйрәмгә туй күлмәкләре салоны, чәчәкләр салоны, матурлык һәм сәламәтлек салоны һәм башка туйлар белән шөгыльләнүчеләр чакырылган иде. Бәйрәм барышында чакырылган кызлар алдында психолог чыгыш ясады. Яшьләрне матур итеп бәйрәм табыны корырга, бизәнергә, чәчәк бәйләмнәре ясарга өйрәттеләр.

1994 елны Борис  Ельцин, үзенең Указы белән Россиянең мөстәкыйльлеге декларациясен раслап, 12 июнь көненә дәүләт әһәмияте кертә. Бу илебездә заманча бәйрәмнәрнең иң мөһиме. Шушы көннән яңа Россия дәүләтенең тарихы башлана.

  Буа районы ГХАТ бүлегендә Рәссәй көне уңаеннан Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанага килгән бәхетле әти-әниләрне сабыйлары туу белән  белән котлап, иң изге теләкләр һәм котлау сүзләре әйтелде.


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Россиядә ел саен 6 июньдә “Пушкин көне” билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты гомер буе безнең янәшәдә. Аның үлемсез әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньядагы дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә.

12 июньдә илебездә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе билгеләнеп үтә – Россия Көне. Бүген 10 нчы июнь көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, җиде яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды.
2015 елның 09 июнендә Республика клиник больницасының бала тудыру бүлегендә 4000 баланың тууы теркәлде.
Баулы районы Новозареченск авыл җирлегендә авыл көне үтте. Заманында алдынгы булган “Баулы” совхозының 75 еллыгына багышланган бәйрәмгә авыл халыкы, бик күп кунаклар җыелды. Бу көнне совхоз, авыл хуҗалыгы үсешенә күп өлеш керткән ветераннар котлаулар кабул иттеләр. Алар арасында 50 еллык гаилә туйларын билгеләп үтүче алты үрнәк гаилә дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International