ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2015 ел
якшәмбе
2015 нче елның 20 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды.

Табиб һөнәре – дөньядагы иң өлкән һөнәрләрнең берсе, һәм бүгенге көндә ул иң кирәклеләреннән санала. Һәрберебезнең, бер генә мәртәбә булса да, ярдәм һәм дәва сорап табибка мөрәҗәгать иткәне бар. Хәтта дөньяга яңа аваз салган сабыйның тууында да табиб катнаша. Хәзерге заман сәламәтлек саклау системасы һәм табибларның хезмәте авыруларны дәвалауга гына түгел, ә кешенең сәламәтлеген саклауга да юнәлдерелгән.

Әтнә муниципаль районында июнь аенда “Нечкәбил – 2015” конкурсы булып узды. Җиңүче Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Эльмира Мәгъсумова.

20
июнь, 2015 ел
шимбә

Алар – Марат һәм Евгения Сәгъдиевлар! Яшь гаиләгә тыныч тормыш, гайлә иминлеге, шатлык телибез!


19
июнь, 2015 ел
җомга

Андый бәхетле пар Руслан белән Алинә Павловлар булып чыктылар.

Яшь пар өчен 1000 нче пар булу  көтелмәгән сюрприз. Руслан белән Алинәгә сертификат тапшырылды.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Гаиләне саклаучы талисман” дип исемләнгән хәйрия акциясе уздыруны бердәм хупладылар. Әлеге акциянең максаты- Балалар хосписы пациентлары- каты авыраучы балалар өчен акча җыю.

12 июньдә күп балалы Бочковлар гаиләсендә уникенче бала дөньяга килде. Яңа туган Даринаның 2 абыйсы һәм 9 апасы бар инде. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, баланың әнисе Ольга Ивановна Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык алды.

Алабуга ЗАГС бүлегендә Республика күләмендә игълан ителгән “Гаилә символы” акциясенең башлануы хәбәр ителгәч тә, кулдан ясалган гаилә символлары китерә башладылар. Акция  дәвамында алар тагын да күбәер дип өметләнәбез.

Балтач районы урта мәктәбендә “Яшь гаилә” клубы кысаларында “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән 10 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә узды.
Әлмәт муниципаль районы яңа өйләнешүчеләре нык авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Гаилә сакчысы» хәйрия акциясенә актив кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International