Дарина - күп балалы Бочковлар гаиләсендә туган уникенче бала

2015 елның 19 июне, җомга

12 июньдә күп балалы Бочковлар гаиләсендә уникенче бала дөньяга килде. Яңа туган Даринаның 2 абыйсы һәм 9 апасы бар инде. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, баланың әнисе Ольга Ивановна Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык алды. Ольга Ивановна һәм  Евгений Николаевич 1992 елда өйләнешкәннәр һәм инде 23 ел бәхетле гаилә корып яшиләр. 2015 елның апреленнән Бочковлар гаиләсе Әлмәттән Казанга күчеп килде. 

Ольга Ивановна һәм Евгений Николаевич 12 баланың әти-әнисе генә түгел, алар әле әби белән бабай да. Олы уллары Артемга 22 яшь, кызлары Юлиягә- 19. Үткән елны икенче кызлары Ангелина оныклары Георгийны бүләк итте. Өченче кызлары - 15 яшьлек Светлана, рәсем ясау белән кызыксына, 13 яшьлек Кристина биергә ярата, бишенче кызлары 11 яшьлек Злата бокс белән шөгыльләнергә җыена.

12 июньдә бу гаилә өчен икеләтә бәйрәм. 2006 елның 12 июнендә алтынчы кызлары Каролина дөньяга килә. Гаиләдә җиденче бала, икенче малай Давид быел 1 нче сыйныфка укырга барачак. Гаиләдәге кечкенә кызлар- 4 яшьлек Кармелита, 3 яшьлек Рада, 2 яшьлек Марта өйдә тәрбияләнәләр.

Ольга Ивановна сөйләве буенча, һәр көн гаиләдә кызыклы вакыйгалар булып тора. Алар ире белән барысын да бергәләп эшлиләр. Казанга күчеп килгәч, аларның зур гаиләсе яңа йортта дус һәм тату яшәргә өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International