2015 нче елның 20 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды.
Кичәгә чакырылган яшь парлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм Казаннан килгән махсус кунак-Нечкчәбил конкурсының проект җитәкчесе, нигез салучысы Изольда Павел кызы Жуйкова белән аларны кызыксындырган мәсәләләр турыда сүз алып бардылар. Шулай ук бу кичәгә Мамадыш районының хөрмәтле кунаклары катнаш-никахлы гаилә Аглиуллинар, бию укытучысы Лариса Анатольевна чакырылган иде.
Гаилә корып яши башлаган яшь парлар алдына килеп баскан иң беренче проблема -ул да булса яңа туган-тумача, ирнең яки хатынның туганнары, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр кору һәм катнаш-никахлы гаиләләр алдына баскан проблемалар турында сүз алып бардылар. Бигрәк тә килен-кайнана мөнәсәбәтләре –көн үзәгендәге мөһим мәсьәлә булып калуы турында сөйләштеләр. Кунаклар яшь парларга ничек бәхетле гаилә корып, әти-әниләр белән матур яшәүнең серләрен ачтылар, киңәшләрен бирделәр.Яшь парларга бер-береңә тугрылыклы һәм хөрмәтле мөнәсәбәтне саклап, нык һәм какшамас гаилә корырга юнәлеш бирделәр, кызыксындырырлык күп кенә мәгълүмат белән таныштырдылар.
Кичә ахырында Лариса Анатольевна яшь парларга вальс дәресләре бирде, шулай ук өстәмә итеп яшьләргә “Гаилә сәхифәләре” битләрен тапшырдылар. ГХАТ бүлегендә алган киңәшләрне алга таба яшь парлар проблемалар очраган вакытта кулланырлар дип ышанып каласы килә.