ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга

Кайбыч муниципаль районы яңа өйләнешүче Чартиновлар гаиләсе нык авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Гаилә сакчысы» хәйрия акциясен башлап жибәрделәр. Алар  узләренең “Гаилә сакчысын” ЗАГС бүлеге җитәкчесенә  тапшырганда,  бу талисманның гаиләләргә тынычлык, бәхет,  муллык, рухи шатлык алып килүен теләделәр.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елда Россиядә туучылар саны 2013 ел белән чагыштырганда 0,8% ка арткан.

2015 елның 18 июнендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә “алтын” һәм “бриллиант” туйларын бәйрәм итүче 22 пар гаилә кунак булдылар. Алар ГХАТ бүлегенә балалары һәм оныклары белән бергә килгәннәр иде.

Олы мәхәббәт, тугрылык,бәхетле гаилә бәйрәме. Яхшы гаилә – саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет.Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Шушы зур һәм шатлыклы бәйрәме белән без аларны чын куңелдән котлыйбыз!

   Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре табигать кочагында кече сабантуй бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм күңелле бәйгеләр, командалы уеннар, җыр-биюләр белән алып барылды.

Балалар белән килгән ата-аналарга зур булмаган балалар зонасы булдырылды. Кабат документларны алганда, ата-аналар бала тууыны төркәгәндә, балалар шул арада язу һәм иҗат белән шөгыйльләнә ала.

Питрәчтә яңа парк төзи башладылар. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре бара. Тиздән яшь парлар никахлашу церемониясеннән соң монда фотосессияләр үткәрә алачаклар.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Балага исем бирүнең җаваплылыгын ата-аналар белеп эш итәргә тиешләр. Билгеле, алар балаларына исемнең бәхет, уңыш һәм исәнлек кенә китергәнен телиләр.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 17 нче июнендә шәһәребездә 2015 нче елда 1500 нче сабый булып дөньяга килгән кечкенә Максимга исем кушу тантанасы булып узды.

     17 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Борисовлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Михаил кызы Нинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International