Россиядә туучылар саны буенча яңа рекорд куелды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елда Россиядә туучылар саны 2013 ел белән чагыштырганда 0,8% ка арткан.

2014 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә ил өчен рекордлы туучылар саны теркәлгән. 2013 елда туксанынчы еллардан бирле беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китсә, быел бу күрсәткеч тагын да яхшырды. Табигый артым – 33,7 мең кеше. Шуның белән бергә үлем саны да кими.

             2014 елда туган балалар саны 1929,7 меңнән 1947,3 меңгә артты. Бу - Россиянең яңа тарихында рекордлы күрсәткеч.

             2014 елда Татарстан Республикасында яңа туган балаларны теркәү саны соңгы елларда иң зуры – 57 263.

             2014 елда туучыларны теркәү буенча ирешелгән күрсәткеч 2013 ел белән чагыштырганда 0,1% ка артык, ә 1999 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда үсеш 62%.

-Соңгы елларда безнең илнең демографиясендә үзгәрешләр булды. Россиялеләрнең гомер озынлыгы тарихи максимумга иреште – 71 яшь. Сабыйлар үлемен - 3, аналар үлемен 4,5 тапкыр киметеп, БМОның мең еллык максатларының биштән дүртесенә ирешкән илләр арасына кердек, - дип Вероника Кузнецова - РФ Сәламәтлек саклау министры “Известия” газетасына сөйләде.

2014 елда безнең ил халкының табигый артымы 33,7 мең кеше тәшкил итте. Бу күрсәткеч 43 регионда ирешелде.

Үлем саны кимү РФның 34 субъектында күзәтелде. Беренче өчлеккә Ненец үзидарәле төбәге (16,8%), Мордовия Республикасы (3,4%), Түбән Новгород өлкәсе (2,8%) керде.

Россия халкының төп үлем сәбәпләре үзгәрешсез калды: йөрәк-кан тамырлары авырулары узган ел үлүчеләрнең 49,9%ын тәшкил итә. Алкогольле эчемлекләр кулланып үлү очракларын киметү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы составында спирт булган даруларны җитештерүне күздә тоту чараларын күрде.

5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.

Шулай итеп, 2014 елда туу турында төзелгән актлар саны үлем турында төзелгән актлар санына караганда 10216 актка артык (57263 һәм 47047).

2015 елның 5 аенда туу турында төзелгән актлар саны үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2481 актка күбрәк (22660 һәм 20179).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International