2015 елның 18 июнендә Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 июнендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә “алтын” һәм “бриллиант” туйларын бәйрәм итүче 22 пар гаилә кунак булдылар. Алар ГХАТ бүлегенә балалары һәм оныклары белән бергә килгәннәр иде.

Балалар һәм оныклар - иң зур бәхет, дип саный Хәсәновлар гаиләсе. Аларның 2 уллары, 3 оныклары бар. Быел алтын туйларын бәйрәм итүче Хәсәновлар гаиләсе: “Картлыкта иң зур бәхет - оныклар үстерү,”- диләр.

Без, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ хезмәткәрләре һәр юбиляр гаиләгә игътибарлылык, күңел җылысы бүләк итәргә тырыштык. Традиция буенча шәһәр мэрының тәбрикләү открыткасы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Тагын бер кат юбилярларны олуг бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Туганнарын һәм балаларын, оныкларын сөендереп, аларның гаилә учаклары тагын бик озак еллар янсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International