Медицина хезмәткәре көне

2015 елның 21 июне, якшәмбе

Табиб һөнәре – дөньядагы иң өлкән һөнәрләрнең берсе, һәм бүгенге көндә ул иң кирәклеләреннән санала. Һәрберебезнең, бер генә мәртәбә булса да, ярдәм һәм дәва сорап табибка мөрәҗәгать иткәне бар. Хәтта дөньяга яңа аваз салган сабыйның тууында да табиб катнаша. Хәзерге заман сәламәтлек саклау системасы һәм табибларның хезмәте авыруларны дәвалауга гына түгел, ә кешенең сәламәтлеген саклауга да юнәлдерелгән.

1980 елдан бирле июнь аеның өченче якшәмбесе Россия, Беларусь, Армения, Украина һәм Молдованда медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме буларак уздырыла. Россиядә бу бәйрәм СССРның Югары Совет Президиумы Указы нигезендә билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмне табиблар гына түгел, ә медицинага катнашы булган кешеләр – шәфкать туташлары, фармацевтлар, кече медперсонал, медицина уку йортлары укытучылары һәм аларның студентлары да үзләренеке дип саный.

ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге бәйрәм алдыннан Бөгелмә үзәк район хастаханәсе “Бала тудыру йорты”ның акушерлык обсервация һәм яңа туган балалар бүлекләрендә булдылар. ГХАТ белгечләре медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International