ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
22 июнь - Хәтер һәм матәм көне Актанышта митинг белән билгеләп үтелде. Митингта барлык сугыш ветераннары, район халкы, район Башкарма комитетының булек җитәкчеләре актив катнашты.

     22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.Югары Ослан халкы  чəчəклəр белəн Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истəлегенə куелган һәйкәл янына митингка җыелдылар. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə бу чарада катнаштылар.  

22 июнь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.
Агымдагы елның 22 нче июнь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты. Түбән Кама районыннан сугышка 7833 кеше китеп барса, аларның бары өч меңгә якыны гына кире әйләнеп кайта.
Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, Лениногорск районы администрация вәкилләре, төрле предприятия җитәкчеләре, студентлар һәм гомумән, шәһәр халкы җыелган иде. Митингны Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягать Хөсәенов ачып җибәрде.

Хәтер һәм кайгы көне – 22 июньдә Биекту районы Җиңү паркында митинг булды. Биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бүген безнең районда меңнән күбрәк  тыл хезмәтчәне яши. Митингта  сугыш ветераннары, районда яшәүчеләр катнашты. Шушы ук көнне Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасы булды.

Россия Президенты Борис Ельцинның 1996 елның 8 июнь Указы белән 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн - Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләнде.

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Спас районы Болгар шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды.

1 июльдән Казанда Су спорт төрләре дөнья чемпионаты алдыннан «The Minis United Buddy Bears» Халыкара нәфис күргәзмәсе ачыла. 31 августка кадәр толерантлык символы булган аюлар өчен "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчык яңа өйгә әвереләчәк. Күргәзмәдә татар аюы сыны да катнашачак.

21
июнь, 2015 ел
якшәмбе
21 нче июнь көнне Тәтеш муниципаль районында икенче Республика бәйрәме – мордва мәдәниятының “Валда шинясь” (җәйге көн торгынлыгы) үткәелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International