22 июнь көнендә, ТР Лениногорск шәһәрендә “Мәңгелек ут” һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештырылды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, Лениногорск районы администрация вәкилләре, төрле предприятия җитәкчеләре, студентлар һәм гомумән, шәһәр халкы җыелган иде. Митингны Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягать Хөсәенов ачып җибәрде. Шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Касымов, ветеран Каниф Хакимов чыгыш ясадылар. Минутлык тынлык белән сугыш кырында калган барлык ватандашларыбыз искә алынды. Ә инде кичен, “Батырлар аллеясендә” “Хәтер ялкыны” дип аталган акция оештырылды. Акциянең оештыручылары: “Станция Туризма Гора” һәм “Студия йоги АУРА”.

Бу акциядә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы да үз гаиләләре белән катнашты. Хәтер ялкынын кабызып, без, шул сугыш елларының авырлыгы, аның хәтердән югалмыячагы турында, сугыш кырында калган һәм җиңүне алып кайткан барлык ватандашларыбыз өчен горурлыгыбыз турында әйтәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International