21 нче июнь көнне Тәтеш муниципаль районында икенче Республика бәйрәме – мордва мәдәниятының “Валда шинясь” (җәйге көн торгынлыгы) үткәелде. Әлеге бәйрәм мордва халкының традицияләрен торгызуга, этник ядкәрьләрне саклап калуга, фольклор коллективларын һәм халык осталарын активлаштырырга төбәлгән иде. Бу көнне мордва һәм төрле милләт җырлары башкарылды. Барлык теләге булганнар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Адынгы эшчеләрне, юбилейлары булган гаилә парларын һәм әлеге бәйрәм алдыннан сабыйлары туган әти-әниләрне котладылар.