Агымдагы елның 22 нче июнь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты. Түбән Кама районыннан сугышка 7833 кеше китеп барса, аларның бары өч меңгә якыны гына кире әйләнеп кайта. Хәтер һәм матәм көне уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре яу кырында башын салганнарның хәтерен бер минутлык тынлык белән хөрмәт иттеләр.