Хәтер һәм кайгы көне

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Россия Президенты Борис Ельцинның 1996 елның 8 июнь Указы белән 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн - Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләнде. Указда әйтелгәнчә, "бу көн безгә фашист тоткынлыгында азапланып үтерелгәннәрне, тылда ачлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Ватанны саклау бурычын үтәгәндә үз гомерләрен аямаган һәрбер кеше өчен без тирән кайгырабыз".
22 июнь - елның иң озын көне һәм иң кыска төне. Шулай ук - елның иң куркыныч көне дә. Бу көнне без кулына корал тотып дошман белән көрәшергә дип фронтка киткәннәрне, үлем лагерьларында җәзаланып үлгәннәрне, Җиңү өчен үз гомерләрен корбан итеп, яра һәм ачлыктан вафат булганнарны, дошман тылында эшләгәннәрне, Лениниград блокадасы балалары белән соңгы икмәк валчыгы белән бүлешкәннәрне, фронт янындагы лазаретларда солдатларны үлемнән тартып алганнарны, станок артында җиңү чүкегәннәрне, яки чүкергә булышканнарны, дошман позициясеннән берничә йөз метр ераклыкта гына солдатларга концерт куйганнарны искә төшерәбез. Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы белән күрсәтелгән бөек батырлык алдында без баш иябез. Һәлак булганнарга якты хәтер һәм җиңүче халыкка мәңгелек дан!
БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ! БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International