22 июнь - Хәтер һәм матәм көне Актанышта митинг белән билгеләп үтелде. Митингта барлык сугыш ветераннары, район халкы, район Башкарма комитетының булек җитәкчеләре актив катнашты. Район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова һәм район ветераннар оешмасы җитәкчесе Н.Нурлыев халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Соңыннан митингта катнашучылар сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә венок һәм чәчәкләр салдылар. Әйе хәтер мәңгелек диләр. Миллионлаган югалтулар китергән ачы сугыш елларын онытырга безнең хакыбыз юк.