Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Гаиләне саклаучы талисман” дип исемләнгән хәйрия акциясе уздыруны бердәм хупладылар. Әлеге акциянең максаты- Балалар хосписы пациентлары- каты авыраучы балалар өчен акча җыю.
Әлеге ”Гаиләне саклаучы талисман” акциясен үткәрү турында мәгълүмат ЗАГС бүлегенә килүчеләр өчен куелган стендта урнаштырылган. ЗАГС бүлеге белгечләре үз көчләре белән әлеге талисманны ЗАГС идарәсенә яки “Нечкәбил” конкурсы дирекциясенә җибәрү өчен әзерлиләр. Әлеге акциягә җәлеп итү ЗАГС ка килүчеләргә аңлату эшләре аша алып барыла.