Балтач районы «Яшь гаилә» клубының чираттагы очрашуы узды

2015 елның 19 июне, җомга

Балтач районы урта мәктәбендә “Яшь гаилә” клубы кысаларында “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән 10 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә узды. Гаиләнең мөһимлеген, аның кыйммәтләрен саклау турында ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Балтач бистәсе имамы Р.Б.Бикбаев, Салавыч авыл-җирлегенең хатын-кызлар рәисе Х.Зыятдинованың чыгышлары яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Социаль яклау бүлегенең психологы  Э.Корбанова укучыларга төрле мавыктыргыч тренинглар үткәрде. Киләчәктә яшьләр тормыш юлында югалып калмыйча, ныклы гаиләләр төзеп яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International