2015 нче елның 28 июлендә Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында, беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш“ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды.
28 июль көнне Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылында яшәүче Шәмсиева Луиза Әһли кызына 80 яшь тулды. Луиза апа 57 ел стажлы педагог, Күлле Киме урта мәктәбендә укыткан. Хәзерге вакытта Сибгат Хәким исемендәге музейны җитәкли. 1960 елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзми, газета укучыларын укып туймаслык язмалар белән сөендерә. Иптәше Мансур абый белән Күлле Киме авылында яшиләр, оныклар һәм оныкчыкларны тәрбияләүдә катнашалар. Шәмсиева Луиза апаны райондагы барлык кеше хөрмәт итә.
2015 елның 28 июль көне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Татьяна Кольцова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.
2015 елның 27 июлендә Мөслим муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының атналык җыелышында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова 2015 елның беренче ярты яллыгына нәтиҗәләр белән таныштырды. Ул районда аерылышучыларның саны үлүчеләр һәм аерылышучыларның саны кимүен ассызыклап үтте.
25 июль – танылган шагыйрь, актёр, үз җырларын башкаручы автор, прозаик әсәрләр авторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Высоцкийны искә алу көне.
24 нче июльдә Яңа поселок мәдәният йортының кече залы кунакларны тантаналы төстә каршы алды. Чөнки бугенге кунаклар гади кунаклар гына түгел, әти-әниләренә бәхет, шатлыкка өстәп, матди ярдәм дә алып килүче нәни бәбиләр иде.
Кичәгә чакырылган яшь парлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, Җәмәгать суды вәкиле Гүзәл Сәфәргалиева, Алабуга шәһәренең туй салоныннан Гульшат Гайсина һәм татар милли ризыгы чәк-чәк пешерү остасы Алия Мортазина белән очраштылар.
Узган атнада Шәтке авылында яшәүче, үзенең 90 яшьлеген тутырган Мәгъфүрә Закирҗан Нургалиева һәм аның балалары белән күрешеп кайткач та шулай булды. Алардан алган яктылык, аклык һәм пакълек әле дә булса күңелне рухландырып, сафландырып тора.