24 нче июльдә Яңа поселок мәдәният йортының кече залы кунакларны тантаналы төстә каршы алды. Чөнки бугенге кунаклар гади кунаклар гына түгел, әти-әниләренә бәхет, шатлыкка өстәп, матди ярдәм дә алып килүче нәни бәбиләр иде.
Бәйрәмгә район ЗАГС мөдире Мостафина Эльвира Ринатовна чакырылган иде. Ул бәхетле әти-әниләрне тәбрикләп Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм күңелле узды, кунаклар уңай тәэсирләр алып, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, кәнәгатьләнү хисе белән таралышты.