28 июль көнне Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылында яшәүче Шәмсиева Луиза Әһли кызына 80 яшь тулды. Луиза апа 57 ел стажлы педагог, Күлле Киме урта мәктәбендә укыткан. Хәзерге вакытта Сибгат Хәким исемендәге музейны җитәкли. 1960 елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзми, газета укучыларын укып туймаслык язмалар белән сөендерә. Иптәше Мансур абый белән Күлле Киме авылында яшиләр, оныклар һәм оныкчыкларны тәрбияләүдә катнашалар. Шәмсиева Луиза апаны райондагы барлык кеше хөрмәт итә.