ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
23 июльдә битараф калмаган республика халкы ярдәмендә ГХАТ органнарында җыелган гаилә сакчылары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан
"Нечкәбил" конкурсы дирекциясенә тапшырылды. Алар арасында шактый үзенчәлекле, олылар һәм балалар кул хезмәте белән эшләнгән чын шедеврлар бар, алар һәркайсы уникаль. Болар - картиналар, авторлык курчаклары, мендәрчекләр, бәйләнгән салфеткалар, бәхет агачлары, квиллинг техникасы белән ясалган әйберләр һәм башка күп нәрсәләр.

Башкалабыз Казанның символларының берсе, бу бина моңа кадәр урта өлешендә яктыртыла иде. Хәзер исә 108 өстәмә яктырткыч ярдәмендә өске өлешетаҗы да яктыртылачак. Бу эшләрне башкару альпинистлар ярдәме белән эшләнде.

22 июльдә яңа ачылган район ЗАГС бинасында районыбызның кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Алты гаилә аны икенче баласына, ә менә Бакырчы авылыннан Мәхмүтовлар гаиләсе аны өченче балалары өчен алдылар.
Агымдагы  елның 23 нче  июль көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Фәрит абый  белән Наиля апа Ильясовларның алтын туй  тантанасы  булып  узды. Фәрит абый  белән Наилә апаның тормыш сукмаклары башкала  Казанда кисешеп, алар нәкъ илле  ел элек  шунда  ук  туй  да  итәләр.

2015 елның 21 июлендә Яшел Үзән район хастаханәсе балалар туу бүлегендә“Тормыш бүләк ит» темасына багышланган түгәрәк өстәл булып узды. Темасы – бала төшерү проблемасы. Тәгәрәк өстәлдә катнаштылар – Елена Александр кызы Тверскова ( Яшел Үзән балалар врачы җитәкчесе), Наталья Николай кызы Рыбенкова (социаль яклау урынбасары), Алла Николай кызы Петрушина (Яшел Үзән шәһәренең хатын-кыз консультация җитәкчесе), Наталья Владимир кызы Астафьева (психолог), отец Сергий (Раифа монастыре урынбасары), Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Марьям Николай кызы Яковлева.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 22 июлендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Виктор Николаевич Демидов хокукый киңлекнең бердәмлеген тәэмин итү буенча үзара хезмәттәшлекне, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны, Россия Юстиция министрлыгының территориаль органнарында фәнни һәм методик тәэмин ителеш эшчәнлеген үстерүне, шулай ук гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру максаты белән очрашу уздырды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы да катнашты.
Бу бәйрәм аларның 12-нче балалары дөньяга килү уңаеннан оештырылды.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 23 июль көнне 22 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгече Е.Л.Шуралева, Үзәк, Автозавод һәм Комсомол УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе  Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенә “Семейный  оберег”  республикакүләм  иганәчелек  акциясе барышында җыелган оберегларны  тапшырды.

  Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Балалар Хосписы пациентлары өчен Республика күләмендә оештырылган “Гаилә сакчысы” дип исемләнгән хәйрия акциясе бара. Бүген 2015 елның 23 июлендә беренче жыелган гаилә сакчыларын ГХАТ Идарәсенә жибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International