Апас районында 1000нче Ана капиталы сертификаты тапшырылды

2015 елның 24 июле, җомга

22 июльдә яңа ачылган район ЗАГС бинасында районыбызның кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Алты гаилә аны икенче баласына, ә менә Бакырчы авылыннан Мәхмүтовлар гаиләсе аны өченче балалары өчен алдылар. Район буенча 1000нче Ана капиталы сертификатына Каратуннан Рәсилә Алтынбаева ия булды. Шушы матур һәм истәлекле көн белән әниләрне район башлыгы урынбасары Г.Т.Мәүлетова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина тәбрикләде һәм Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ш.Ш.Гафаров тәбрикләделәр һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International