Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Ильясовларның алтын туй тантаналары булып узды

2015 елның 24 июле, җомга

Агымдагы  елның 23 нче  июль көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Фәрит абый  белән Наиля апа Ильясовларның алтын туй  тантанасы  булып  узды. Фәрит абый  белән Наилә апаның тормыш сукмаклары башкала  Казанда кисешеп, алар нәкъ илле  ел элек  шунда  ук  туй  да  итәләр. Түбән Камага яшь гаилә шул ук 1965  елда  килеп уранаша. Фәрит абый  62 нче  номерлы  янгын сүндерү частена  эшкә урнаша. Әлеге мактаулы  хезмәтне  ул 33 ел буе  башкара. Ильясовлар бер кыз бер малай  тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның өч оныклары  бер оныкчыклары бар.

Ильясовларның исемнәре  Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең Мактау  китабына  кертелде, аларга  зөбәрңәт туй  тантанасына  чакыру  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International