Түбән Кама “Семейный оберег” иганәчелек акциясендә катнашуын тәмамлады

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе  Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенә “Семейный  оберег”  республикакүләм  иганәчелек  акциясе барышында җыелган оберегларны  тапшырды. Барлыгы  ике  ай дәвамында  Түбән Кама халкы тарафыннан ГХАТ идарәсенә 100 гә якын оберег китерелде. Алар арасында  агачтан бизәкләп ясалган ат дагасы да, кулдан бәйләнгән аккошлар, курчаклар һәм башка бик  күп әйберләр дә бар иде. Шуларның барысын да  ГХАТ идарәсе  белгечләре  23 нче  июль көнне зур тартмаларга урнаштырып Казанга  җибәрделәр. Әлеге  оберегларны  сатудан җыелган акчалар паллиатив  ярдәмгә мохтаҗ балаларның хәлләрен җиңеләйтү өчен тотылыр, “Анжела  Вавилова” исемендәге  фондга матди яктан  ярдәм буларак  кулланыр дип ышанып калабыз һәм әлеге акциядә катнашкан шәһәрдәшләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International