“Тормыш бүләк ит”

2015 елның 24 июле, җомга

2015 елның 21 июлендә Яшел Үзән район хастаханәсе балалар туу бүлегендә“Тормыш бүләк ит» темасына багышланган түгәрәк өстәл булып узды. Темасы – бала төшерү проблемасы. Тәгәрәк өстәлдә катнаштылар – Елена Александр кызы Тверскова ( Яшел Үзән балалар врачы җитәкчесе), Наталья Николай кызы Рыбенкова (социаль яклау урынбасары), Алла Николай кызы Петрушина (Яшел Үзән шәһәренең хатын-кыз консультация җитәкчесе), Наталья Владимир кызы Астафьева (психолог), отец Сергий (Раифа монастыре урынбасары), Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Марьям Николай кызы Яковлева.

     “Түгәрәк өстәл”дә бала төшерү проблемасы, әле дөньяга тумаган балаларның гомерләрен саклап калдыру чараларын булдыру, яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү, ата-ана җаваплылыгын тудыру темасына фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International