“Казан” гаилә үзәгендә кунакта күпбалалы Бочковлар гаиләсе булды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм аларның 12-нче балалары дөньяга килү уңаеннан оештырылды. Бәхетле әти-әни Евгений һәм Ольга балага Дарина дигән исем бирделәр, сабыйның 2 абыйсы һәм 9 апасы бар. Бу гаилә “Казан” Гаилә Үзәгенең Мактау китабына кертелде. Кызлары тууы белән зур һәм тату гаиләне Казан ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова һәм Казан шәһәренең Совет районы башлыгы урынбасары Айсылу Хамзина котладылар.

    Бәйрәмдә олы балаларга мәктәпкә бару өчен бүләкләр, кечкенәләренә уенчыклар, ә гаиләгә тәмле туңдырма һәм су төре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасына билетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International