Баулы шәһәрендә яшәүче Шарифуллинар гаиләсе "Зөбәрҗәт туйларын" билгеләп үтте

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Шарифуллинар гаиләсе "зөбәрҗәт туйларын" билгеләп үтте. Камил абый һәм Рәсимә апа илле биш ел бергә,уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч  булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Юбилярлар зур эш стажына: Камил абый 45 елдан артык нефть тармагында эшләгән, намуслы хезмәте өченКөнбатыш Себернеүзләштерүмедале белән бүләкләнгән. Рәсимә апа үзен фельдшерһөнәренә багышлаган, 38 елдан артык хезмәт иткән. Аларюгары  "Хезмәт Ветераны" исеменә лаек булганнар.

Юбилярларны  ГХАТ бүлеге специалисты А.Ахметова, бораулау цехы профком оешмасы рәисе И.Бугрова, Баулы районы үзәк хастаханәсе вәкиле З.Фәрхетдинова котладылар, бүләк, чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International