25 июль – танылган шагыйрь, актёр, үз җырларын башкаручы автор, прозаик әсәрләр авторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Высоцкийны искә алу көне.
Высоцкий үзенең таланты белән генә түгел, ә француз актрисасы Марина Владка булган искиткеч мәхәббәт тарихы белән дә бөтен илгә танылган шәхес. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләрне һәм аларның кунакларын Владимир Высоцкийның махсус Марина Владка багышлап язылган әсәре һәм әйтеп бетергесез матур сөю романы белән таныштырдылар. Бүлек хезмәткәрләре яшьләргә кулларын-кулга тотышып, тормыш авырлыкларын бергә җиңеп, озак еллар мәхәббәтләрен саклауларын теләделәр. Мәхәббәт тарихлары якты һәм мәңгелек булсын!