“Мәктәпкә жыенырга булыш“

2015 елның 28 июле, сишәмбе

      2015 нче елның 28 июлендә Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында, беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш“ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды.

    Буласы беренче сыеныф укучылары портфельләрне район башлыгы Анатолий Иванов, башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы җитәкчесенең урынбасары Салават Гимранов, башка житэкчелэр  кулыннан алдылар.

  Хәйрия акциясендә районның төрле оешмалар катнашып 164 мең сум жыелды. 217 ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрдән, буласы беренче сыйныф укучылары ярдәм алдылар.154 сенә мәктәп әсбаплары белән портфельләр, ә калган 63 балага акчалата ярдәм ителде.

   Тантаналы рәвештә узган котлаулар ижади номерлар белән узды. Кунакларга кызыклы биюләр күрсәтелде, матур жырлар жырланды. Һәрбер бала залдан йөзендә елмаю белән һәм яңа, матур портфель белән чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International