Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр белән күрешеп сөйләшкәч, җаннар сафланып, күңелләр баеп кала

2015 елның 25 июле, шимбә

Узган атнада Шәтке авылында яшәүче, үзенең 90 яшьлеген тутырган Мәгъфүрә Закирҗан Нургалиева һәм аның балалары белән күрешеп кайткач та шулай булды. Алардан алган яктылык, аклык һәм пакълек әле дә булса күңелне рухландырып, сафландырып тора.

Узган атнада  юбилярны гомер бәйрәме белән район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов белән Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров котлады. Балалары, оныклары катнашында узган тантанада Мәгъфүрә әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, чәчәкләр һәм истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International