26 август көнне Ютазы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова булып китте. Эльмира Амировна социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты һәм Уруссу бистәсендә Балалар Сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.
Анда 50 гаилә катнашачак: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре.
Әлеге очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы да каралган. Баулы районыннан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловлар гаиләсенә балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале, Азнакай, Аксубай, Кукмара районнарыннан килгән аналарга «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медале тапшырылачак.
Бу бәйрәмнәр балалар белән берлектә шау-гөр килеп уза. Балалар өлкәннәргә үз һөнәрләрен күрсәтәләр, ә олылар исә аларга уку кирәк-яраклары бүләк итәләр. Шул бәйрәмнәрнең берсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева 2 булачак беренче класс укучысына уку әсбаплары тутырып портфельләр бүләк итте.
Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 24 нче августында ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.
Беренче класска баручы баланың әти-әнисе өчен мәктәпкә әзерләнү һәрвакыт мәшәкатьле һәм дулкынландыргыч чор. Мәктәп кирәк –яраклары,мәктәп формасы, сумка һәм аяк-киеме сатып алырга кирәк. Һәм күпләр өчен бу еш кына кыенлыклар тудыра.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тәкъдиме белән “Менделеевск яңалыклары” газетасы шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләре турында яңа рубрика башлап җибәрде.
Дала Йорткүл һәм Никольск авылында яшәгән Хәлимә апа Зарипова белән Евдокия Алексеева туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Район җитәкчелеге исеменнән тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, авыл җирлеге җитәкчесе Гөлинә Кәримуллина һәм Евгений Синицин, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин котлады.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе дәвам итә. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән тартма ГХАТ идарәсенең фойесында урнаштырылган. Тантаналар йортына килүче яшь парлар, кунаклар белән беррәттән әлеге чарада ГХАТ идарәсе белгечләре дә катнашты. Әлеге республикакүләм акция барышында җыелган акчалар адреслы ярдәм буларак беренче сыйныфка баручы баласы булган мохтаҗ гаиләгә тапшырылачак.