ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Чөнки бүген аларга Балтач башкарма комитетының ГХАТ бүлеге hәм Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсе Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар тапшырылды. Бүгенге көннән башлап, алар гомер юлларының тагын бер әһәмиятле баскычына күтәрелделәр, олы тормыш юлына аяк бастылар.

      Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 10 ел бергә гомер иткән Хаҗиевлар Айдар Фәнис улы  белән Фәридә Фәрит кызын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.

Татарстан Республикасы көне алдыннан оештырылган бу очрашуга Исәнбайдан Гөлфидә–Наил Шәрәфиевлар да катнаштылар. Алар  Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым кулыннан истәлекле бүләк  һәм чәчәкләр алдылар.

Башка еллардан аермалы буларак, Актаныш муниципаль районында “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!”  акциясе барлык авыл җирлекләрендә дә булып үтте. Әлеге акциянең чираттагысы Түке авылында булды. Беренче сыйныфка барачак 3 балага рюкзаклар хәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Агыйдел җыр-бию ансамбле авыл халкына үзенең матур җыр-биюләрен бүләк итте.

Әлеге очрашуга Саба муниципаль районыннан Югары Симет авылында яшәүче Миләүшә һәм Рәсим Шакировлар гаиләсе барды. Гаилә башлыгы 39 ел ферма мөдире булып эшли, тормыш иптәше Миләүшә ханым 40 ел сыерлар сава. 5 бала-4 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Бирегә олысы-кечесе – бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар.  Крепость территориясендә  оста кулларның  халык һөнәрчелеге эшләнмәләре  куелган шүрлекләр дә урын алды.

2015 елның 6 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Г.Ә. Миңнеханова исеменнән, Татарстан Республикасы гаиләләрен олылау тантанасына әзерлек кысаларында "Туган авылым" ресторан-күңел ачу комплексында чакырылган гаиләләр катнашында видео-ролик төшерелде.

Бу уңайдан нәшрият йорты "Ярминкәсе" чәй табыны оештырды. Очрашуга мәртәбәле кунаклархезмәт һәм сугыш ветераннары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәрнең дин әһелләре һәм җирле әгъзалары милли-мәдәни автономияләр эшмәкәрләр һәм МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары, шулай ук Татарстан Республикасы  Лениногорск шәһәренең муниципаль берәмлек урынбасары Башлыгы Г. М. Рафикова һәм ГХАТ бүлеге мөдире Е. Я. Миннигалямова чакырылган иде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча никах һәм гаилә институтын саклап калу һәм үстерү, аерылышулар санын киметүгә юнәлдерелгән чараларны кабул итү турында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе белән берлектә, Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тотучы федераль закон чыгару инициативасын әзерләү буенча эш алып бара.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елның 26 августында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Дәүләт бүләкләрен алдылар: Гумеров Ирек Флорович, Идрисов Алмас Ахтямович, Имамова Миляуша Анасовна, Латыпов Хамит Назипович, Мухаметдинов Шамиль Мансурович, Абдуллин Ильшат Шакирович, Вишталюк Денис Владимирович.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International