Биектау районының Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә Камаевода “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале узды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бирегә олысы-кечесе – бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар.  Крепость территориясендә  оста кулларның  халык һөнәрчелеге эшләнмәләре  куелган шүрлекләр дә урын алды.

Әлеге чараның төп максаты – татар эстрадасы  артистлары концертыннан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына һәм сукырларны, балалар церебраль параличыннан интегүче балаларны реабилитацияләү  үзәге “Ярдәм”гә тапшыру. “Татарстан яңа гасыр” телеканалы алып баручылары концерт номерларын игълан итеп тордылар.  

Көне салкынча булуга да карамастан, фестиваль кунаклары  таралышырга ашыкмадылар. Балаларга күңелле аттракционнар оештырылды. Сәүдә киосклары эшләп торды. Кешеләр татар эстрадасы йолдызларының җырлары, күңел кылларын тибрәтерлек халык моңнарын рәхәтләнеп тыңладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International