Чөнки бүген аларга Балтач башкарма комитетының ГХАТ бүлеге hәм Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсе Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар тапшырылды. Бүгенге көннән башлап, алар гомер юлларының тагын бер әһәмиятле баскычына күтәрелделәр, олы тормыш юлына аяк бастылар. Паспорт алар тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк, бу документта гомер елларының төрле күтәрелешләре - хәрби хезмәт юлы, гаилә кору, балалар туу турында мәгълүмәтләр урын алачак. Яшьүсмерләрне бездә Рәсәй гражданнары булуларын раслаучы төп документ-паспортка ия булган истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм тормыш юлларында үз илебезнең ватанһәрвәрләре булып, Рәсәебез белән горурланып яшәүләрен теләп калабыз.