ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

26 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын  вакытлача башкаручы Рөстәм Миннеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова үрнəк татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль  районының Югары Ослан авылыннан Козиннар гаиләсе Максим улы Виктор һәм Анатолий кызы Светлана катнаштылар.  Бу матур,үрнәк  гаилә бик бәхетле ,алар авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар.

 2015 елның 26 август Засыпкина гаиләсе өчен истәлекле көн булды.  Василий Владимир улы һәм Наталья Николай кызы гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм аның хатыны Г.А.Миннихановлар исеменнән  тантаналы кубул итү чарасында катнаштылар. Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан 50 гаилә катнашты. Һәрбер гаилә үзенчәлекле, яшь парлар өчен үрнәк. Республика өчен көчләрен күп түккәннәр.

26 август көнне Әтнә районыннан Закиров Илдар Кмил улы һәм Закирова Гөлшат Марс кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Закировлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек. Илдар Камилович Әтнә район үзәк больницасында невропатолог булып эшли. Гөлшат Марсовна Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе. Закировлар ике искиткеч бала тәрбияләп үстерделәр. Илдар Камилович белән Гөлшат Марсовна барлык район халкына да үрнәк булып торалар.

        Безнең районда матур гадəт, уку елы башланыр алдыннан "Мəктəпкə җыенырга булыш!" дигəн  хəйрия акциясе  үткəрелə. Бу акциянең төп максаты -авыр хəлле, күп балалы гаилəлəргə, инвалид балаларга ярдəм күрсəтүгə халыкның игътибарын җəлеп итү.Мəктəпкə җыенырга булышуда күңеле белəн мəрхəмəтлек күрсəтүгə,изгелеккэ əзер торган һəркемнең ярдəменə таяну күздə тотыла.

Бу очрашуга  Әлки районыннан Базарлы Матак авылында гомер итүче  Хөснетдиновлар гаиләсе барды. Хөснетдиновлар районда зур хөрмәткә ия булган гаилә. Марат Зәйнетдин улы Әлки районының  ДОСААФ председателе, ә Наилә Вафа кызы Базарлы Матак мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли. Хөснетдиновлар гаиләсе 2 кыз тәрбиялиләр. Марат Зәйнетдин улы һәм Наилә Вафа кызы гаиләсе район халкы өчен үрнәк булып тора.

Балтач районы Бөрбаш авылында гомер итүче Җәлил хәзрәт һәм Гөлфәния ханым гаиләсе 26 август көнне Татарстан Республикасы  вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым белән очрашуга барды.

      26 август көнне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Минниханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул иттеләр.

    Татарстан Республикасы көне алдыннан оештырган бу очрашуда Ютазы районында яшәүче Рәшит Мәзхат улы һәм Флёра Миргасим кызы Набиуллиннар гаиләсе да катнашты.

2015 елның 26 августында  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ел башыннан 2000-нче бала туу акты теркәлде. Хәйриевлар  Марсель һәм Алисә гаиләсендә туган кыз балага Динә дип кушканнар, гарәп теленнән бу матур исем “көчле, тугрылыклы” дигән мәгънәгә ия. ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. иң изге теләкләр белән Хәйриевларга балаларының беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырды.

2015 елның 26 августында Республика көне алдыннан, менә инле 2 ел рәттән, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Р.Н.Минниханов hәм аның тормыш иптәше Республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашу оештыралар.

Бу бәйрәмнәр хәзер традициягә әйләнде.. Бу атнада шундый бәйрәмнәрнең берсе ЗАГС бүлеге урнашкан мәйданчыкта үткәрелде. Бу бәйрәмнәрне бигрәк тә балалар ярата. Алар күрше-күләмгә биеп, җырлап, конөерт күрсәттеләр.Өлкәннәр исә балаларга уку елына кирәк-яраклар бүләк итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International