Әлмәт муниципаль районында 2000-нче бала туды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

2015 елның 26 августында  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ел башыннан 2000-нче бала туу акты теркәлде. Хәйриевлар  Марсель һәм Алисә гаиләсендә туган кыз балага Динә дип кушканнар, гарәп теленнән бу матур исем “көчле, тугрылыклы” дигән мәгънәгә ия. ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. иң изге теләкләр белән Хәйриевларга балаларының беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International