Югары Ослан муниципаль районында "Мəктəпкə җыенырга булыш!" хəйрия акциясе

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

        Безнең районда матур гадəт, уку елы башланыр алдыннан "Мəктəпкə җыенырга булыш!" дигəн  хəйрия акциясе  үткəрелə. Бу акциянең төп максаты -авыр хəлле, күп балалы гаилəлəргə, инвалид балаларга ярдəм күрсəтүгə халыкның игътибарын җəлеп итү.Мəктəпкə җыенырга булышуда күңеле белəн мəрхəмəтлек күрсəтүгə,изгелеккэ əзер торган һəркемнең ярдəменə таяну күздə тотыла.

26 август көнне Югары Ослан  муниципаль  районының мəдəният йортында бəйрəм программасы оештырдылар,булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы төстə уку əсбаплары тутырылган портфель бүлəк иттелəр.

Балаларга бүлəклəрне Югары Ослан муниципаль районы  башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасының информатизация һəм элемтə министры Роман Шəйхетдинов,Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы депутаты Хəлил Гиниятов,хəйрия фонды җитəкчесе Айрат Хəйруллин тапшырдылар һəм үзлəренең матур телəклəрен əйттелəр. Бəйрəм азагында истəлеккə карточкага төштелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International