ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 21 нчы августында Мамадыш районының Гарифуллиннар гаиләсендә сөенчле вакыйга, якты дөньяга уллары туа. Һәм бүген 27 август көнендә тантаналы рәвештә Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә улларына Фирнас исемен биреп, сабыйларының беренче документларын алырга килделәр.

Агымдагы  елның 27 нче августында  Түбән кама районы  Олф  Афанас авыл җирлегендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” республикакүләм  акциясенә йомгак ясалды. Олы афанас авыл җирлдеге башлыгы Н.Бурмистров  аз керемле  гаиләләрдә тәрбияләнүче быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку кирәк-яраклары тапшырды.  Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар да укучы балалар тарафыннан әзерлзнгән концерт карап, өйләренә шат күңел һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.

2015 елның 27 августында  Баулы ГХАТ бүлегендә бик күркәм гаилә -  Герасимовларның Алтын туе билгеләп үтелде. Василий Иванович һәм Галина Андреевна  матур гаилә булып,  бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр, ике акыллы бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 1 оныкчыклары бар.

Алтын һәм бриллиант юбилярларга Илсур әфәнде  Метшиннан акчалата белән котлау хаты тапшырылды.

Актаныш районы Аеш авылыннан тыл ветераны Самигуллина Шамсизиан Ангам кызы 90 яшь тулу уңаеннан  котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев хәм авыл Башлыгы җитәкчесе И.Закиров тапшырды.

2015 елның 27 август көнендә Балык бистәсе ГХАТ бүлегендә дүрт әнигә ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды.

Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә иң яхшы Авыл хуҗабикәсен сайладылар. “Авыл хуҗабикәсе” бәйгесендә катнашучы хатын-кызлар алдына бик күп төрле  бурычлар куелган иде. Алар арасында циркуляр пычкы, чүкеч кебек инструментлар белән эшләү, кулинария өлкәсендәге осталыкны күрсәтү, өстәлне бизәү һәм башка шуның кебек һөнәрләрне күрсәтеп калу гына түгел, ә бәлки аларны кызык һәм үзенчәлекле итеп тәкъдим итә дә белү кирәк иде.

Республика көне уңаеннан 26 һәм 27 август көннәрендә ГХАТ бүлегендә алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Тантанага юбилярларны котларга туганнары, дуслары да килгәннәр иде. Юбилярлар тормышларында булган истәлекле вакыйгалар турында сөйләделәр, бер-береңә ихтирам, аңлап яшәү кирәклеген әйттелэр. Бу тантаналы көн уңаеннан һәр парга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин юбилярларны котлап, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән хөрмәтен белдердереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Анда 50 гаилә катнашты: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International